Намаз уку тәртибе, ир-егетләр өчен

Намаз уку тәртибе (ир-егетләр өчен)

1енче рәсем

2нче рәсем

Тәһарәт алып намазлыкка баскач, иң элек ният әйтелә (фарыз намазы алдыннан камәт әйтелергә тиеш). Ниятләү: «Иләһи, ният кылдым иртәнге (өйлә һ.б) намазның 2 (яки 3, 4) рәкагать фарызын үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына (имам белән укыганда «оедым ошбу имамга» дип әйтелә), халисан лилләәһи тәгааләә Аллааһү әкбәр»
1. «Аллаһү әкбәр» дигәндә ике кулны да өскә күтәреп баш бармаклар белән колак йомшакларына кагылырга (1енче рәс.), аннан сон кулларны кендек турысына куеп (уң кулның чугын сул кул чугы өстенә) багларга (2нче рәс.). Шуның белән намазны башлап җибәрәбез.
2. «Сәнә» догасы укыла:
«Сүб(е)хәәнәкә Аллааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәәракәсмүкә үә тәгаалә дҗәддүкә үә ләә иләәһә гайрук»
3. «Фатиха» сүрәсен укыйбыз:
«Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим Бисмилләәһиррахмәәниррахиим Әлхәмдү лилләәһи раббиль (г)ааләмиин. Әррахмәәниррахиим. Мәәлики йәүмиддиин. Иййәәкә нә(г)ъбүдү үә иййәәкә нәстәгыыйн. Иһдинәссыйрааталь мүстәкыыйм. Сыйрааталләзиинә ән(г)амтә (г)аләйһим. Гайриль мәгъдууби (г)аләйһим үәләддааааллиииин»
Әәмиин (эчтән әйтелә)
3. Кыска сүрә укыйбыз:
«Иннәәә ә(г)тайнәәкәл кәүсәр. Фәсалли лираббикә үәнхәр. Иннә шәәни-әкә һүвәл әб(е)тәр».

Зенче рәсем

4. «Аллааһү әкбәр» диеп рукугка китәбез (3енче рәс.), ягъни билдән бөгеләбез (арка идәнгә параллель булырга, баш белән арка тигез булырга тиеш. Кул бармакларын бераз аерып тезләргә куярга кирәк. Күзләр аяк бармакларына карый). Рукугта 3 тапкыр: «Сүб(е)хәәнә Раббийәл газыйм» – дип әйтелә.

5. Тураябыз. Турайганда (юлда) «Сәми(г)аллааһү лимән хәмидәһ» – дип әйтергә кирәк. Тураеп баскач «Раббәнә ләкәл хәмд(е)» – дип әйтелә.

4енче рәсем

6. «Аллааһү әкбәр» диеп сәҗдәгә китәбез (рәс.4), (Идәнгә иң элек тезләр, аннары ике кул, соңыннан борын-маңгай кагыла. Күзләр ачык булырга тиеш. Кул бармаклары җыелган хәлдә баш турысына колаклар каршысына куела). Сәҗдәдә 3 тапкыр: «Сүб(е)хәәнә Раббийәл әгъләә» – дип әйтелә.

5енче рәсем

7. «Аллааһү әкбәр» дип утырабыз (рәс.5). 2-3 секундтан янә «Аллааһү әкбәр» дип икенче сәҗдәгә китәбез. Монда да 3 тапкыр: «Сүб(е)хәәнә Раббийәл ә(г)ъләә» – дип әйтәсе.

8. «Аллааһү әкбәр» дип торып басабыз. (Шуның белән намазның беренче рикәгате тәмам. «Рикәгать» – «өлеш» дигән мәгънәдә).

Икенче рикәгать

1. «Бисмилләәһиррахмәәниррахиим» дип «Фатиха» сүрәсен укыйбыз.

2. Бер кыска сүрә укыйбызБисмилләһи» әйтелми):

«Кульһү Аллааһү әхәд(е). Аллааһү ссамәд(е). Ләм йәлид(е) үә ләм йүүләд(е). Үә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәд(е)».

3. «Аллааһү әкбәр» диеп рукугка китәбез. Рукугта 3 тапкыр «Сүб(е)хәәнә Раббийәл (г)азыйм» – дип әйтәсе.

4. Тураябыз. Турайганда шулай ук «Сәми(г)аллааһү лимән хәмидәһ» – дип әйтелә. Тураеп баскач, «Раббәнә ләкәл хәмд(е)» – дип әйтәсе.

5. «Аллааһү әкбәр» диеп сәҗдәгә китәбез.

Шулай ук 3 тапкыр «Сүб(е)хәәнә Раббийәл әгъләә» – дип әйтәсе.

6. «Аллааһү әкбәр» дип утырабыз. 2-3 секундтан икенче сәҗдәгә китәбез(юлда шулай ук «Аллааһү әкбәр» дип әйтәсе). Икенче сәҗдәдә дә 3 тапкыр «Сүб(е)хәәнә Раббийәл әгъләә» – дип әйтәсе.

7. «Аллааһү әкбәр» дип инде тормыйбыз, ә утырабыз. ( Ике сәҗдә арасында утыру «җәлсә» дип атала, икенче рикагәтьтән соң ахыргы утыру – «кәгъдә» дип атала). Кәгъдәдәге утыру тәртибе шундый: сул аяк өстенә утырабыз, уң аяк бармаклары алга таба юнәлә, үкчәсе – өстә. Кулларны (бармаклар тыгыз җыелган хәлдә) тезләргә куясы. Арка туры, күзләр алга таба (идәнгә – сәҗдә кыла торган җиргә) карый.

8. Кәгъдәдә иң элек «Әттәхият» укыйбыз:

«Әттәхиятү лилләәһи үәссаләвәәтү үәттаййибәәт. Әссәләәмү (г)аләйкә әййюһәннәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәрәкәәтүһү. Әссәләәмү галәйнәә үә (г)аләә гыйбәәдилләәһиссалихиин. Әшхәдү әлләә иләәһә иллә Аллааһү үә әшхәдү әннә Мүхәммәдән (г)абдүһү үә расүлүһү».

9. «Салават» догасы укыйбыз:

«Аллааһүммә салли (г)аләә Мүхәммәдин үә (г)аләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә (г)аләәИбраһиимә үә (г)аләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмидүм мә(д)җид(е).

Аллааһүммә бәәрик (г)аләә Мүхәммәдин үә (г)аләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә (г)аләәИбраһиимә үә (г)аләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмидүм мә(д)җид(е)».

10. «Раббәнә» догасы укыйбыз:

6нчы рәсем

«Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү-үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә (г)азәәбәннәәр»

11. Ике якка сәлам бирәбез (рәс.6 ):

«Әссәләәмү галәйкум үә рахмәтүллааһ!» дип башны әүвәл уң якка, аннары шул ук сүзләрне әйтеп сул якка борасы. Күзләр җилкәгә карарга тиеш.

7нче рәсем

12. Ике кулны күтәреп (дога кылганда кебек) 3 мәртәбә «Әстәгъфируллааһ» – дип әйтәбез һәм «Сәлам» догасы укыйбыз( рәс.7 ):

«Аллааһүммә әнтәссәләәмү үә минкәссәләәмү тәбәәрактә йә зәл (д)җәләәли үәликрам»

«Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин»

«Аллааһү әкбәр» – дип битне 2 кул белән сыпырабыз.

Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам.

Искәрмә: Әгәр намаз 3 яки 4 рикәгатьле булса, 2нче рикәгатъ тән соң «Әттәхият» кына укыла. «Салаватны» укымыйча Знче рикәгатькә торырга һәм ничә рикәгать кирәк — шул кадәр өстәп укырга. Фарыз намазда 3 һәм 4нче рикәгатьтә «Фатихадан» соң сүрә кушылмый. Сөннәт намазда —кушыла (мәсәлән «Фәләкъ» һәм «Нәс»). Намаз ахырында (ахыргы кәгъдәдә)«Әттәхият»тә, «Салават» та һәм башка догалар укыла, сәлам бирелеп намаз тәмамлана.

One Response to Намаз уку тәртибе, ир-егетләр өчен

  1. qdinar says:

    “2. Бер кыска сүрә укыйбыз («Бисмилләһи» әйтелми)” – (мин уйлыйм:) бу дөрес түгел, чөнки бисмилләһиррахманиррахим коръән сүрәләренең составына керә. мин уйлыйм, хәзерге коръән китапларында аларга номер куймау да дөрес түгел. һәм аны әйтмичә, бер сүрәдән соң икенчесен укып китү бер сүрә белән икенче сүрәне болгату булып чыга. (“бисмилләһиррахманиррахим”ның сүрә составында булуын аның “тәүбә” сүрәсендә булмавы да дәлилли, әмма бу аннан башка да билгеледер)

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>