Тәһарәт һәм госел

Тәһарәт алу тәртибе

Иң элек истинҗа кылына, ягъни бәдрәфтә хаҗәтне үтәгәннән соң, гаүрәт җирләр су белән нәжесләрдән пакьләнә. Комганны уң кул белән тотасы, пычранган җирләр фәкать сул кул белән юыла).
Бәдрәфтән чыккач кулларны сабынлап юабыз һәм тәһарәт нияте әйтәбез:
«Йә Раббым, тәһарәт алырга ният кылдым. Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗиим.
Бисмилләһиррахмәниррахиим».
Шуннан соң тәһарәт ала башлыйбыз:
1. Иң элек беләзек сөягенә кадәр 2 кулны юабыз – 3 мәртәбә (өченчесендә бармак араларын да ышкып алабыз).
2. Авызны чайкыйбыз – 3 мәртәбә (өченчесендә башны күтәреп, тамак төбен дә чайкарга кирәк. Авызга суны уң кулдан аласы.
3. Борын эчен тазартабыз: уң кулга су җыеп борынның 2 тишегенә дә шул суны тартабыз, соңынан сул кул ярдәмендә борынны сеңгерәбез ( 3 мәртәбә эшләнә).
4. Битне юабыз – 3 мәртәбә (Бит ике кул ярдәмендә юыла). Бит белән бергә маңгайны да юасы.
5. Терсәкләргә кадәр 2 кулны юабыз (терсәкләр дә юылырга тиеш). Иң элек уң кул, аннаң соң сул кул юыла, һәр кулны өчәр мәртәбә юасы.
6. Мәсех кылабыз: учларны һәм бармакларны суга чылатып ике кул белән иң әүвәл башны ышкыйбыз ( мәсех – ышку дигән сүз); аннары күрсәтү (указательный) бармаклары белән ике колак эчен, зур бармаклар белән – колаклар артын мәсех кылабыз; ахырдан кул аркалары белән (тыльной стороной ладони) муенны ышкып алабыз. (Барлык искә алынган әгъзалар 1 генә мәртәбә мәсех кылына).
7. Тубыкларга кадәр ике аякны юабыз: әүвәл уң аяк, соңрак сул аяк юыла. Аякларны фәкать сул кул белән генә юасы (иң элек бармак араларын, аннары тубыкка кадәр аякны – һәммәсе өчәр мәртәбә юылырга тиеш).
Сөртенгәндә «Әшхәдү әлләә иләһә иллә Аллаһү үәхдәһү ләә шәриикәләһ. Үә әшхәдү әннә Мүхәммәдәррасүлүллаһ» дип әйтү саваплы.

Тәһарәтнең бозылу сәбәпләре

Тәһарәт бозыла, әгәр:
1. гаурәттән нәҗес яки башка нәрсә чыкса (мәсәлән кече һәм зур йомышны үтәү, газлар чыгу һ.б.)
2. җәрәхәттән кан, эрен яки сары су акса (кан бер тамчы булып кына чыкса, тәһарәт бозылмый, чыгып җәелеп китсә – бозыла)
3. борын яки теш канаса (әз генә булса да)
4. күздән авыру лайлалы яшь чыкса (гади күз яшьләре тәһарәтне бозмый).
5. ризык яки кан косу
6. ятып яки нәрсәгә дә булса сөялеп йоклау ( утырып, бернәрсәгә дә сөялмичә йоклау тәһарәтне бозмый).
7. аңны югалту
8. намаз эчендә үзең ишетерлек тавыш белән көлү.

Гөсел алу тәртибе

Гөсел ул – бөтен тәнне тулысынча чылатып баштанаяк коену. Гөсел алуның тәртибе түбәндәге:
1. Иң элек истинҗа кылына, ягъни су белән гаурәт җирләр яхшылап юыла.
2. Ике кул беләзек сөягенә кадәр сабынлап юыла.
3. «Йә Раббым, гөсел тәһарәтеалырга ният кылдым, әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләһи», дип тәһарәт алына (ул тәһарәтне гадәттәгечә алалар , ләкин бу очракта авыз белән борын эче яхшырак юыла, ә аяклар, киресенчә юылмыйча кала).
4. Бөтен тәнгә су коябыз: ин элек башка, аннан соң тәннең уң ягына, аннары сул ягына һәм кирәк булган кадәр тәннең һәр бер җиренәсу тидерү тиешле була.
5. Мөмкин булганча,бөтентәнне куллар белән ышкып чыгабыз.
6. Аннан соң тагын бер кат тәннең һәр җиренәбер кат су коябыз (тәртип шул ук).
7. Икенче мәртәбә куллар белән тәнне ышкып чыгабыз.
8. Өченче мәртәбә тәнгә су коябыз (бу юлы тәнне куллар белән ышкып чыгу инде кирәк түгел)
9. Тубыкларга кадәр ике аякны юабыз: әүвәл уң аяк, соңрак сул аяк юыла.
10. Сөртенәбез.

Шушы тәртиптә гөсел алган кешегә намаз укыр өчен өстәмә тәһарәт алу таләп ителми.

Гөселнең бозылу сәбәпләре

Ирләр өчен:
1. Якынлык кылу (җенси мөнәсәбеткә керү).
2. Нинди дә булсасәбәп беләнмәни (сперма) бүленеп чыгу.
3. Төшләнү (йоклаганда мәни килү, ягъни поллюция).

Гөселе бозылган кешегә намаз укыр өчен тәһарәт алу гына җитми: гөселне кайтармыйча тәһарәт алу дөрес булмый, шуңа күрә намаз вакыты кергәнче гөсел алу фарыз (мәҗбүри).

Хатын-кызлар өчен:
1. Якынлык кылу.
2. Хәез (айлык күрем) тәмам буллу.
3. Нифас вакыты (бала тапканнан соң 40 көн) тәмам булу.

Хәез һәм нифас вакытларында хатын кызлар намаз да укымый, ураза да тотмый. Соңыннан уразаны каза кылырга, ягъни тотылмый калган көннәрне тотып бетерергә кирәк. Ә калган намазлар каза кылынмый.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

*

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>